Татарстан Росреестры, гражданнарның үзләре карамагындагы күчемсез милек объектлары белән шәхси катнашмыйча гына килешүләр төзүне тыярга теләгән мөрәҗәгатьләренең артуына бәйле рәвештә, тиешле гаризалар бирү тәртибен аңлата.
Күчүне дәүләт теркәвенә алу мөмкинлеге булмау, туктатылу, күчемсез милек объектының хокукын һәм авырлыгын чикләү турында гариза белән бары тик күчемсез милек объекты милекчесе яки аның законлы вәкиле (әти-әнисе, опекун, попечитель) генә мөрәҗәгать итә ала. Ышаныч кәгазе буенча эш итүче зат мондый гаризаны бирә алмый!
Гариза, кагыйдә буларак, КФҮ аша билгеләнгән формада бирелә. Законда билгеләнмәгән форма буенча һәм законда билгеләнмәгән тәртиптә тапшырылган гариза күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрына (ЕГРН) тиешле язуны кертү өчен нигез булып тора алмый.