Күчемсез милек өлкәсендәге законнардагы үзгәрешләр белән бәйле рәвештә, Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсе тарафыннан электрон рәвештә күчемсез милекне дәүләт теркәвенә алу сораулары буенча " Кайнар телефон линиясе» үткәрелде. Казанда гражданнарның сорауларына күчемсез милекне дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Илсөя Казакова җавап бирде. Сезнең игътибарга аларның иң актуальләрен тәкъдим итәбез.
- Электрон рәвештә теркәлүне үткәрү өчен Росреестрга өстәмә гариза бирергә кирәк, дип ишеттек? Нәрсә турында бу гариза?
- Чыннан да, 2019 елның 13 августында күчемсез милек объекты милекчесенең электрон санлы имзасын кулланып, күчемсез милекне законсыз читләштерүдән саклауга юнәлдерелгән федераль закон үз көченә керде. Хәзер күчемсез милек объекты милекчесенең квалификацияле электрон имзасы белән имзаланган гаризаны электрон формада бирү юлы белән күчемсез милекне читләштерү бары тик ЕГРНда документлар тапшыру мөмкинлеге турында махсус язма булганда гына гамәлгә ашырылачак. Әлеге язма күчемсез милек объекты милекчесе яки аның законлы вәкиле гаризасы нигезендә генә куелырга мөмкин. Мондый гаризаны КФҮ яки теркәүче органга почта аша бирергә мөмкин.