Мәгълүмати-социаль видеороликлар VI Республика конкурсы

2019 елның 14 сентябре, шимбә

Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил инициативасы белән БМО конвенциясен популярлаштыру, балалар һәм яшьләргә мәгълүмати-хокукый белем бирү, аларның социаль-хокукый активлыгын стимуллаштыру, шулай ук яшь буынның хокукый грамоталылыгын һәм хокукый культурасын үстерү өлкәсендә уңай, иҗтимагый файдалы эшчәнлеген пропагандалау максатыннан, 2019 елның 10 сентябрендә «Бала хокук дөньясында»-«Бала хокук дөньясында»VI Республика мәгълүмати - социаль видеороликлар конкурсы старт ала. Конкурс 2019 елның 10 сентябреннән 20 октябренә кадәр уза.

Конкурсны Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы, Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре башкарма комитетларының мәгариф идарәсе һәм яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе органнары оештыра, «Татарстан Республикасы балалар оешмалары советы»региональ иҗтимагый оешмасы.

Конкурста 6 яшьтән алып 30 яшькә кадәрге балалар һәм яшьләр аерым-аерым да, төркемнәр яки иҗат коллективлары составында да катнаша ала.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International