Юбилеегыз белән, хөрмәтле ветеран!

2019 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

     11 сентябрьдә Олы Елга авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Гайнутдинов Мөхәмәт Зыятдин улын 95 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбиляр адресына ихлас теләкләр Балык Бистәсе районы Башлыгы урынбасары Әхмәтҗәнова Фирдания Гомәр кызыннан, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Исмәгыйлов Рафаэль Дәүләтяр улыннан, Олы Елга  авылы җирлеге Башлыгы  Садриев Фәрит Әмирхан улыннан яңгырады. Россия Президенты Владимир Владимир улы  Путиннан открытка һәм Балык Бистәсе районы Башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International