Бүген, 2019 нчы елның 11 нче сентябрендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында мәгариф министрының беренче урынбасары Хадиуллин Илсур Гәрәй улы һәм 5 районның мәгариф бүлеге башлыклары белән берлектә Инженерлык сыйныфлары мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Бу киңәшмәдә шулай ук инженер сыйныфлары ачыла торган әлеге районнар мәктәпләре директорлары да катнашты. Киңәшмәдә кайбер районнарда гына түгел, ә гомумән республика буенча инженер сыйныфларын үстерү мәсьәләләре күтәрелде.