Гаиләдә бала туу бик сөенечле вакыйга. 2019 елның август аеның 18 көнендә Балык Бистәсе поселогында яшәүче Мухаметгалиевлар гаиләсендә ир бала туды. Сабыйга бик матур исем куштылар –Рустем. Яшь әтине котлап, ГХАТ булеге җитәкчесе Зарипова Миляуша, тантаналы рәвештә, туу турында таныклык тапшырдылар.