Профсоюзларның яңа тормышы

2012 елның 22 сентябре, шимбә
 

Әле күптән түгел генә Балык бистәсе агропромышленность комплексы хезмәтчәннәренең профсоюз оешмасы республикада иң  эреләрдән санала иде.  Әмма  колхоз, совхозлар таркалганнан соң  авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең  район профсоюз оешмасы да  эшчәнлеген туктатты.  Хәзер исә  ул яңарыш чоры кичерә.

Профсоюз  оешмаларының төп максаты  үз әгъзаларының законлы мәнфәгатьләрен һәм хокукларын яклау. Ә аларның күпчелеге гади эшчеләр. Профсоюзларның актив позициясе хезмәт шартларын яхшыртуга, тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә йогынты ясый. Коллектив  килешүләр төзелә һәм аларның  үтәлеше контрольдә тотыла. Бу  дөньякүләм тәҗрибә белән исбатланган хакыйкать.  Эш бирүчеләргә  профсоюзлар кирәк  түгел, әлбәттә.  Ә менә гади  хезмәтчәннәр өчен аларның мәнфәгатьләрен яклый торган ирекле профессиональ  берләшмәләр бик кирәк.

Безнең районда да  авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең профсоюз оешмасы  яңа тормыш башлады. 2012 елда  гына да  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә  сөт-май комбинатында, УЭООС-мелиорациядә, икмәк кабул итү предприятиесендә,  ООО “Аяз-Ойл” да, “Кама” агрофирмасында  беренчел профсоюз оешмалары төзелде. Район профсоюз оешмасына шулай ук ПК-85, халыкны эш белән тәэмин итү оешмасы керделәр. Хәзер аның сафларында  400 кеше исәпләнә. ООО “Слобода”, “Логос”, “Азык-төлек корпорациясе”ндә оештыру эшләре алып барыла. Якын киләчәктә авыл хуҗалыгында эшләүче барлык хезмәтчәннәр профсоюз әгъзасы булырга тиеш.

Август ае башында безнең районда  агропромышленность комплексы хезмәткәрләре  профсоюзының   республика комитеты рәисе  Фәридә Гарифуллина  килде. Ул  5 хуҗалыкта булып игенчеләр, белгечләр, агрономнар белән әңгәмәләр корды. Профсоюз оешмаларын оештырырга кирәклегенә басым ясады. Күпчелек аның белән килеште, әлбәттә. Чөнки үз мәнфәгатьләреңне үзең якласаң гына  нәтиҗәлелеккә ирешеп була.

24 сентябрь көнне без һөнәри  бәйрәмебезне билгеләп үтәбез. Барлык хезмәттәшләремә  куелган максатларга ирешүдә уңышлар, иминлек һәм бәхет телим.

Һ.ГӘРӘЕВ,

Балык бистәсе  агропромышленность комплексы

хезмәткәрләре профсоюзының  район комитеты рәисе.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International