2019 елның 6 сентябрендә "Яшьлек" стадионында 2019 елгы РЭЧ спартакиадасының мини-футбол буенча ярышлар узды. Республика районнарыннан 11 команда катнашты: Арча РЭСы, Әтнә РЭСы, Балтач РЭСы, Биектау РЭСы, Яшел Үзән РЭСы, Шәһәр яны РЭСы, Питрәч РЭСы, Балык Бистәсе РЭСы, төп челтәрләр командасы, ПЭС идарәсе командасы. Ярышларны ачу тантанасында Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы И. Р. Таҗетдинов, ААҖ "Сетевая компания Идел буе электр челтәрләре" филиалы директоры урынбасары В. Г. Сапарин, РЭЧ бүлеге башлыгы Р. Г. Таҗетдинов катнаштылар. Район Башкарма комитетының яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы И.З. Шакиров, ярышларның баш хөкемдары Р. Л. Иванов катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча командалар түбәндәге призлы урыннарны алдылар: 1 урын – ПЭС идарәсе, 2 урын – Шәһәр яны РЭЧ, 3 урын – Балык Бистәсе РЭСы һәм грамоталар, медальләр һәм бүләкләр белән бүләкләнделәр.