7 сентябрь көнне Котлы Бөкәш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Хайруллин Габделгазиз Зиннәт улын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбиляр адресына ихлас теләкләр халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Исмәгыйлов Рафаэль Дәүләтяр улыннан, Котлы Бөкәш авылы җирлеге Башлыгы Нәҗипов Рәшид Газиз улыннан яңгырады. Россия Президенты Владимир Владимир улы Путиннан открытка һәм Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.