2019 елның 4 сентябрендә Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы И.Р. Таҗетдинов катнашында Олы Елга авыл җирлегендә халык җыены узды. Халык җыенында Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Э.А. Зарипова катнашты.
2019 елның беренче яртыеллыгындагы эш нәтиҗәләре турында төп доклад белән Олы Елга авыл җирлеге башлыгы Ф.А. Садриев чыгыш ясады.
Доклад белән шулай ук полициянең участок уполномоченные, ТР Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының төбәк вәкиле А.и. Шакиров чыгыш ясады.
Эльмира Әмир кызы җыенда катнашучыларны Татарстан Республикасының социаль – икътисади үсеш нәтиҗәләре, алда торган сайлаулар белән таныштырды.
Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы И.Р. Таҗетдинов җыелучыларга 2018 ел һәм 2019 елның беренче яртыеллыгында районның социаль – икътисади үсеше нәтиҗәләре һәм 2019 елга алда торган бурычлар турында мәгълүмат бирде, авыл халкына 2018 елда узган сайлауларда актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерде, шулай ук гражданнарга 2019 елның 8 сентябрендә узачак сайлаулар турында мәгълүмат бирде.
Җыен ахырында сорауларга җаваплар бирелде.