Өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидлар өчен озак вакытлы карау системасын булдыру буенча сынау проекты кысаларында 13 нче августтан 23 нче августка кадәр Казан милли тикшеренү техник университетының (КХТИ) өстәмә һөнәри белем бирү институтында социаль хезмәткәрләрне укыттылар. Укучылар арасында шулай ук Балык Бистәсе муниципаль районының «Доверие - Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре дә бар иде.
Социаль хезмәткәрләргә өлкән кешеләрне карау буенча барлык технологияләр турында сөйләделәр, өлкән кешеләрнең сәламәтлеген саклап калырга гына түгел, үз сәламәтлегеңне сакларга да өйрәттеләр. Социаль хезмәткәрләр мөмкинлекләре чикле кешеләрне карау принципларын һәм куркынычсыз хәрәкәт итү нигезләрен, озак вакыт урын-җир режимы белән бәйле авыруларны профилактикалау нигезләрен өйрәнделәр.
22 нче августта укучылар РФ Хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин һәм ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова белән очраштылар.
Уку программасын уңышлы үзләштергәннән һәм йомгаклау аттестациясен узганнан соң, социаль хезмәткәрләр квалификацияләрен күтәрү турында таныклыклар алдылар.