Татарстан Республикасы көненә багышланган.

2019 елның 31 августы, шимбә

Балыклы Чүкәй мәдәният йорты. "Хыял" Паркы .Татарстан Республикасы көненә багышланган "Рәхәт яшем Туган илдә"күңел ачу программасы.Чараны Татарстан гимны белән башлап җибәрделәр, гимн авторларын, башка дәүләт символларын һәм аларның авторларын искә төшерделәр. Республикабыз шәһәрләре һәм районнары, Татарстанның истәлекле урыннары турында викторина сорауларына җавап бирделәр. Соңыннан балалар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Программаны ярышлар һәм конкурслар белән төгәлләделәр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International