Татарстан Республикасы Президентының 2015 елның 3 июлендәге ПУ-619 номерлы Указы нигезендә Татарстан Республикасы Президенты премиясен бирү комитеты Татарстан Республикасы граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Президенты премиясенә конкурс башлану турында игълан итте (алга таба – Премия). Гаризалар кабул ителә
2019 елның 12 сентябренә кадәр.
Премиягә дәгъва кылучыны тәкъдим итү Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән коммерциячел булмаган оешмалар, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары каршындагы Иҗтимагый советлар, Татарстан Республикасының тиешле муниципаль берәмлекләрендә оештырылган Иҗтимагый советлар тарафыннан башкарыла.
Премия турында нигезләмә һәм барлык кирәкле мәгълүмат Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының рәсми сайтында () урнаштырылган. oprt.tatarstan.ru).