Татарстан Росреестры арбитраж идарәчеләре өчен имтихан үткәрде

2019 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

Россия Юстиция министрлыгының Казан хокук академиясенең институтында арбитраж идарәчеләрен әзерләүнең бердәм программасы буенча белем алган тыңлаучыларның имтиханы узды.

Институт вәкилләре, шулай ук Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең СРО өлкәсендә контроль (күзәтчелек) бүлеге башлыгы Гөлия Елесина кергән имтихан комиссиясе теоретик имтиханны кабул итте.

Арбитраж идарәче исеменә дәгъва кылучы сигез кешенең дүртесе имтиханны уңышлы тапшырды. Алга таба аларга Росреестр тарафыннан билгеләнгән үрнәктәге таныклык биреләчәк.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International