Күки авылы мәдәният йортын шаулатып Казан шәһәреннән бер автобус артистлар кайтып төште. Кич җитү белән авыл халкы да, берсен-берсе уздырып, алдагы рәтләрдәге урыннарны алып, тезелешеп утырдылар.
Җылы, иҗади, мәдәни кичә дәвамында Г.Камал исемендәге ТДАТ артистлары Күки авылы халкы белән бер дулкында булып, моңлы җырлар, спектакльдән өзекләр күрсәтелде.