2019 елның августында "Дельфин" спорт-сәламәтләндерү комплексында балалар өчен суда "Нептун көне"бәйрәме үткәрелде. Чараны оештыручылар-спорт-сәламәтләндерү комплексы хезмәткәрләре һәм спорт мәктәбе тренеры. Күңелле бәйрәмнең тамашачылары балаларның әти-әниләре иде. Иң яшьләр өчен уеннар, ярышлар, суда эстафеталар үткәрелде, су темасына табышмаклар әйтелде.