2019 елның 25 августында "Яшьлек" стадионында район оешмалары, предприятиеләре һәм авыл җирлекләре ир-ат командалары арасында "Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы Кубогы" футбол турниры финалы узды. Турнирда өч авыл җирлеге командасы һәм район оешмаларының өч командасы катнашты. Киеренке көрәштән соң командалар түбәндәге урыннарны яуладылар: 1 урынны-"Башкарма комитет" командасы, 2 урынны - "Ямашево" командасы һәм 3 урынны "Техникум"командасы яулады.