Бүгенге көндә Татарстан Республикасыннан конкурска 77 эш керде. Барлык эшләр дә сайтта урнаштырылган: azbukainterneta.ru сезнең муниципаль берәмлекнең өлкән яшьтәге кешеләре һәм пенсионерлары арасыннан булган гражданнарга мәгълүмат җиткерүне һәм аларның катнашуын тәэмин итү буенча эшне активлаштыруны сорыйбыз.
Конкурс эшләре 2019 елның 14 октябренә кадәр кабул ителә, ә конкурс нәтиҗәләрен 2019 елның ноябрендә чыгару планлаштырыла. Конкурста катнашу кагыйдәләре һәм мәгълүмат сайтта урнаштырылган azbukainterneta.ru «Конкурс»бүлегендә. Конкурс дистанцион рәвештә үткәрелә. Конкурста катнашу өчен түбәндәге сайтта заявка формасын тутырырга кирәк: azbukainterneta.ru/konkurs конкурс эшен – бәйге номинацияләренә туры китереп эссе (тарих) һәм эш авторы рәсеме төшерелгән ике фотография теркәп. Җиңүчеләрне абруйлы конкурс комиссиясе билгеләячәк.