21 августта Биектау авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Хәфизуллин Хәбибулла Гыйниятулла улын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбиляр адресына ихлас теләкләр Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Вафина Айгөл Камил кызыннан, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Исмәгыйлов Рафаэль Дәүләтяр улыннан, Биектау авылы җирлеге Башлыгы вазыйфасын башкаручы Камалиев Илмир Ирек улыннан яңгырады. Россия Президенты Владимир Владимир улы Путиннан открытка һәм Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.