Юбилеегыз белән, хөрмәтле ветеран!

2019 елның 16 августы, җомга

    15 августта  Мәмли Казак Чаллысы авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Сагдеева Шамсенур Сәгыйть кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбиляр адресына ихлас теләкләр Балык Бистәсе районы Башлыгы урынбасары Әхмәтҗәнова Фирдания Гомәр кызыннан, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Исмәгыйлов Рафаэль Дәүләтяр улыннан, Котлы Бөкәш  авылы җирлеге Башлыгы Нәҗипов Рәшид Газиз улыннан яңгырады. Россия Президенты Владимир Владимир улы  Путиннан открытка һәм Балык Бистәсе районы Башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International