Юбилеегыз белән, хөрмәтле ветеран!

2019 елның 15 августы, пәнҗешәмбе

   15 августта Югары Ырга авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Гыйльманов Гыйльфан Гыйльман улын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбиляр адресына ихлас теләкләр Балык Бистәсе районы Башлыгы урынбасары Әхмәтҗәнова Фирдания Гомәр кызыннан, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Исмәгыйлов Рафаэль Дәүләтяр улыннан, Югары Ырга  авылы җирлеге Башлыгы Багаутдинов Ринат Нүретдин улыннан яңгырады. Россия Президенты Владимир Владимир улы  Путиннан открытка һәм Балык Бистәсе районы Башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International