Балык Бистәсе районы прокуратурасы хезмәткәрләре «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит " акциясендә катнаштылар»

2019 елның 13 августы, сишәмбе

Балык Бистәсе муниципаль районында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» дигән традицион хәйрия акциясе узган.

Чираттагы тапкыр Балык Бистәсе прокуратурасы хезмәткәрләре әлеге чарада актив катнаштылар һәм мохтаҗ гаиләләргә ярдәм кулы суздылар.

Мәктәп портфельләрен тапшыру тантанасы «Яшьлек» стадионында узды, анда район прокуратурасы вәкиле авыр тормыш хәлендә калган балаларга Белем көненә мәктәп кирәк-яраклары тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International