2019 елның 10 августында "Яшьлек" стадионында Бөтенроссия Физкультурачылар көненә багышланган спорт бәйрәме үткәрелде. Чара башында "Күңелле зарядка" бию флешмобы узды, анда Балык Бистәсе муниципаль районының мәдәният хезмәткәрләре катнашты. Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы И.Р. Таҗетдинов барлык тренерларны, физкультурачыларны, спортчыларны бәйрәм белән котлады. Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгының Мактау грамоталары белән "спорт мәктәбе" МБУнең иң яхшы тренерларын һәм "Ц" балалар бакчасы өстәмә белем бирү педагогларын үсеп килүче буынны тәрбияләүдә озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен бүләкләде. Аннары район оешмалары һәм предприятиеләре, шулай ук авыл җирлекләре ир-ат командалары арасында "Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы Кубогы" на футбол турнирына старт бирелде.