10 августта Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Вафина Айгөл Камил кызы, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Исмәгыйлов Рафаэль Дәүләтяр улы, Балык Бистәсе шәһәр җирлеге Башкарма комитеты Башлыгы Магизов Марс Венер улы ,Балык Бистәсендә яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Гнидина Мария Иван кызын 90 яшьлек юбилее белән ихлас котладылар. Россия Президенты Владимир Владимир улы Путин исеменнән открытка һәм Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.