2019 елның июль аеның нәтиҗәләре буенча Балык Бистәсе районының ГХАТ булегендә 15 гаилә барлыкка килде.
Иң яшь кияүгә - 23 яшь, иң яшь киленгә – 18 яшь. Иң олы яшьтәге кияү - 34 яшь, иң олы кәләшкә – 43 яшь.
Җиде ай нәтиҗәләре буенча язылышу турында 39 акт теркәлгән. Тантаналы рәсмилләштеру район мәдәният клуб бинасында уза.
Язылышучылар арасында өч ир-кеше кабат өйләнгән, хатын-кызлар арасында икесе кабат кияүгә чыккан.
Барлык яшь гаиләләргә чиксез бәхет, матур гаилә тормышы телибез!