2019 елның 8 июль көнне Балык Бистәсе поселогында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм булып узды. Бәйрәмгә яңа язылышкан парлар чакырылды.
Котлы Букәш авылында яшәүче Агзямовлар гаиләсенә - “За любовь и верность» медаль тапшырылды. Агзямовлар гаиләсенә, 2019 елда, бергә яши башлаганнарына 42 ел тула.
Балык Бистәсе муниципаль районыны Башлыгы Ильдар Рашитович Тазутдинов барлык килгән кунакларны Бәйрәм белән котлады һәм Агзямовлар гаиләсенә медаль белән Мактаулы грамота тапшырды.