8 августта Балык Бистәсендә яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Филипова Анна Илья кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбиляр адресына ихлас теләкләр Балык Бистәсе районы Башлыгы Илдар Рәшит улы Таҗетдинов улыннан, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Исмәгыйлов Рафаэль Дәүләтяр улыннан, Балык Бистәсе шәһәр җирлеге Башкарма комитеты Башлыгы Магизов Марс Венер улыннан яңгырады. Россия Президенты Владимир Владимир улы Путиннан открытка һәм шәхсән үзеннән истәлекле бүләк тапшырды.