Татарстан Росреестры республика халкын контакт мәгълүматларын вакытында яңартырга чакыра

2019 елның 8 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе республика халкын күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрында (ЕГРН) булган контакт мәгълүматларын үз вакытында яңартырга чакыра.

Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Ада Зәйдуллина аңлатканча, реестрда актуаль контакт мәгълүматлары булу кирәк булган очракта милекче белән үз вакытында элемтәгә керергә һәм хокукка ия булган күчемсез милеккә карата өченче затларның хокуксыз гамәлләрен булдырмый калырга ярдәм итәчәк.

 Күчемсез милек объектлары һәм аның милекчеләре, шул исәптән элемтә өчен мәгълүмат, реестрга тапшырылган гаризалар нигезендә кертелә. Аларның кайберләре күп еллар элек бирелгән иде. Әгәр дә озак вакытлар күчемсез милек белән бернинди исәп-теркәү эшләре башкарылмаса, элемтә өчен мәгълүмат искерә: телефон номерлары, электрон почта һәм теркәү адреслары үзгәрә. Бу мәгълүматлар үзгәргән очракта, теләсә кайсы КФҮнең офисына мөрәҗәгать итәргә киңәш итәбез. ЕГРНга үзгәрешләр өч эш көне дәвамында кертелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International