Төзүчеләрнең проект финанслауга күчүеннән соң, эскроу счетларын кулланып, бер ай узды. Шуңа бәйле рәвештә, Татарстан Росреестры өлешләп төзү өчен акча җәлеп иткәндә төзүченең йөкләмәләрен тәэмин итүнең үзгәргән тәртибе турында искә төшерә.
Хәзерге вакытта Татарстанда 8 күп фатирлы торак йорт төзелә (җидесе - Казанда һәм берсе - Яр Чаллыда), аларның өлешчеләренең акчалары эскроу счетлары механизмын кулланып җәлеп ителә. Барлыгы 2019 елда Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсе тарафыннан, счетлар эскроу кулланып, өлешләп төзүдә катнашу буенча 198 килешү теркәлгән.
Юридик затларның күчемсез милеген һәм өлешләп катнашу килешүләрен дәүләт теркәвенә алу бүлеге башлыгы Лилия Борһанова аңлатканча, хәзерге вакытта Татарстанның барлык девелоперлары да, эскро-счетлар кулланып, өлешләп төзү схемасына күчәргә тиеш. Клиентларның акчалары махсус банк счетына күчерелә һәм төзүчеләр бу акчаларны сатып алучыларга фатир тапшырганчы ала алмыйлар. Шул ук вакытта, Лилия Борһанова билгеләп үткәнчә, эскроу-счетлар кулланып, өлешләп төзүдә катнашу килешүләрен дәүләт теркәве тәртибе, шулай ук дәүләт хезмәте алу өчен кирәкле документлар исемлеге үзгәрмәгән.