Очрашу 2019 елның 14 августына планлаштырылган. Безнең район яшьләре «ачык дискуссия» форматында яшьләрнең актуаль мәсьәләләре, үсеш һәм ял итү өчен ачык киңлекләр оештыру проблемалары турында фикер алышу буенча чаралар комплексын эшләү һәм үткәрү өчен хакимият вәкилләре белән очраша алачак.
Акция чараларында катнашу өчен яшьләр берләшмәләре, яшь депутатлар, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламентын формалаштыру буенча конкурсларда катнашучылар, җирле яшьләр советын һәм/яки башка яшьләр үзидарәсе органын тәкъдим итүче активистлар, шулай ук районыбызны үстерүдә кызыксынган яшьләр чакырыла.