Күки авылына күрше районнан кунаклар килде. Лаеш районы мәдәният хезмәткәрләре бай концерт программасы алып килгәннәр.Залда түгел, хәтта мәдәният йорты фойесында да урын юк иде. Әбиләребез әйтмешли «алма төшәр дә урын юк иде». Матур бию чыгышлары, эчтәлекле җырлар, баян көйләре ‑ бу кичтә бер генә катнашучыны да битараф калдырмады. Дуслык күперенә юллар уң булсын!