5 августта Казак Чаллысы авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Матвеева Анастасия Тимофей кызын 95 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбиляр адресына ихлас теләкләр Балык Бистәсе районы Башлыгы урынбасары Әхмәтҗәнова Фирдания Гомәр кызыннан, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Исмәгыйлов Рафаэль Дәүләтяр улыннан, Казак Чаллысы авылы җирлеге Башлыгы Ананьев Иван Степан улыннан яңгырады. Россия Президенты Владимир Владимир улы Путиннан открытка һәм Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.