4 август көнне халыкара светофор көненә багышлап, мәдәният йорты каршында, асфальтка рәсем ясау конкурсы узды. Рәсемнәрне ясар алдыннан балаларга светофор көненең килеп чыгышы, тарихы турында, шулай ук юл йөрү кагыйдәләрендә һәм халыкның көнкүрешендә нинди зур роль уйнаганы турында сойләнелде. Барлык катнашучылар төсле акбурлар ярдәмендә светофор турында, юл йөрү кагыйдәләре турында үзләренең белемнәрен асфальтка төшерделәр.