Иртәгәдән «күчемсез милекне дәүләт теркәвенә алу турында» гы 218-ФЗ номерлы Федераль законга үзгәрешләр үз көченә керә, алар гомуми өлешле милектәге мөлкәт белән эш иткәндә күчемсез милек белән алыш-бирешләрнең аерым төрләре өчен мәҗбүри нотариаль таныклык турындагы норманы төшереп калдыралар. Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе һәм Кадастр палатасы экспертлары сату-алу процедураларының үзгәрүен аңлаттылар.