Биектау авылындагы универсаль спорт мәйданчыгы мәктәп яны территориясендә урнашкан. Мини-футбол өчен дип планлаштырылган мәйданчык республика программасы ярдәме белән барлыкка килде. Мәйданчык шактый зур. Монда инде футбол гына түгел, волейбол, баскетбол, туплы хоккей (гандбол) уйнарга мөмкинлек булачак. Балаларга үзләренең буш вакытларын файдалы итеп үткәрергә һәм физик яктан чыныгырга бөтен мөмкинлекләр дә бар, ә бу исә спорт талантларын ачарга бер дигән җирлек. Хәзерге вакытта универсаль спорт мәйданчыгын ачу тантанасына әзерлекләр бара