"Мистер Рикко Кубогына" футбол буенча финал матчы узды

2019 елның 31 июле, чәршәмбе

Шушы көннәрдә "Яшьлек" стадионында ир-ат командалары арасында "Мистер Рикко Кубогы"на футбол буенча финал ярышлары булып узды. Ай дәвамында 12 команда " А "төркемендә һәм "Б"төркемендә ярышты. Финалга "А" төркеменнән һәм "Б"төркеме оешмаларыннан өчәр команда чыкты. Бүләкләү тантанасында район башлыгы Илдар Рәшит улы Таҗетдинов һәм "Казан май комбинаты" АҖ Директорлар советы рәисе Дмитрий Анатольевич Самаренкин катнашты. Киеренке көрәштән соң җиңүче командалар билгеләнде. Беренче урынны "Ямашево" һәм "Башкарма комитет"командалары алды. Икенче урында - "Күгәрчен" һәм "Техникум"командалары. Өченче урында - "Яңа Арыш" һәм "мәгариф бүлеге"командалары. Барлык командалар да грамоталар һәм акчалата призлар белән бүләкләнде. Беренче урыннарны алган командаларга "Мистер Рикко"кубоклары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International