Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе һәм Кадастр палатасы белгечләре, кадастр бәяләве темасы буенча гражданнардан сораулар саны арту сәбәпле, Татарстанда күчемсез милекнең кадастр бәясен раслауның ничек узуы турында сөйләделәр.
Күчемсез милекнең кадастр бәясе-дәүләт кадастр бәяләве процессында билгеләнгән бәя. Шуны аңларга кирәк, күчемсез милек объектының кадастр бәясе константа түгел: ул үзгәрергә мөмкин, чөнки аның исәпләве күчемсез милек объекты характеристикаларының киң спектрына нигезләнгән – бу аның техник параметрлары, урнашуы, инфраструктура үсеше, коммуникацияләр булу һәм башкалар. Димәк, объектның нинди дә булса характеристикаларын үзгәртү аның кадастр бәясенә йогынты ясый.
Дәүләт кадастр бәясе нәрсә ул)
Гамәлдәге закон нигезендә, нәкъ менә кадастр бәясе күчемсез милек салымын исәпләү өчен нигез булып тора. Салым гадел исәпләнсен өчен кадастр бәясе турындагы мәгълүматларны даими актуальләштерү таләп ителә. Бу максатлар өчен күчемсез милек объектларына дәүләт кадастр бәясе үткәрелә.
» Моннан тыш, кадастр бәясе, мәсәлән, аукционнарда старт бәясен билгеләү, аренда түләве ставкаларын исәпләү яки дәүләт ихтыяҗлары өчен җир кишәрлекләрен тартып алу бәясен икътисадый нигезләү өчен кулланылырга мөмкин", – дип ачыклык кертте Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең күчемсез милекне кадастр бәяләве бүлеге башлыгы Алсу Сабирҗанова.