Балык Бистәсе гимназиясе укучылары П.И.Савинов музеенда кунаклар өчен эчтәлекле экскурсия үткәрде. Түгәрәк өстәл артында районның запастагы офицерлары, Юнармиячеләр һәм килгән кунаклар арасында җанлы әңгәмә булып узды.
Очрашу Геройлар Аллеясендә чәчәкләр салу һәм бер минут тынлык белән тәмамланды.