2019 елның 7 июлендә "Яшьлек" стадионында район оешмалары командалары арасында "Мистер Рикко Кубогы" на футбол буенча ярышлар узды. Район эчке эшләр бүлеге командасы район мәгариф бүлеге командасы белән 12:0 исәбе белән, Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты командасы агротехник техникум командасы белән 2:0 исәбе белән уйнады.