Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган "CHULMANBABY" ползункларында узышу район ярышлары узды

2019 елның 10 июле, чәршәмбе

2019 елның 8 июлендә Кама елгасы яр буенда гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә "CHULMANBABY"узышларында ярышлар узды. Балалар түбәндәге яшь категорияләрендә катнаштылар: 4-6 ай, 7-9 ай, 10-12 ай. 4-6 айлык яшь категориясендә 1 урынны Мөхәммәтҗанов Рәсүл Алмаз улы, 2 урынны Кыямова Ясминә Инсаф кызы алды. 7-9 айлар арасында 1 урынны Серебрякова Риана Денисовна, 2 урынны Гадеев Раз Алмаз улы, 3 урынны Хәлилова Әмилә Илнур кызы яулады. 10-12 айлык яшь категориясендә 1 урынны Сәфәров Дамир Илнур улы, 2 урынны - Ганиев Аяз Илнур улы, 3 урынны - Нәбиуллина Нәфисә Равил кызы алды. Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр, ә калган катнашучыларга-кызыксындыру бүләкләре тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International