Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2019 елның 1 яртыеллыгында терлекчелек тармагына йомгак ясадылар

2019 елның 10 июле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2019 елның 1 яртыеллыгында терлекчелек тармагына йомгак ясадылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов үткәрде.

Чарада муниципаль районнардагы терлекчелек буенча консультантлар, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең селекция-нәсел хезмәтләре башлыклары һәм башка җаваплы затлар катнашты

Киңәшмә башында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов катнашучыларны агымдагы елның 6 ае йомгаклары белән таныштырды. Үз чыгышында ул сөт һәм ит җитештерү, шулай ук терлекләрнең баш саны сакланышына игътибарны юнәлтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International