Балык Бистәсе муниципаль районының белем бирү учреждениеләре укучылары арасыннан активистлар 8 июль көнне «Сәләт» VIII Халыкара форумында катнаштылар. Форумда катнашучыларны «Сәләт»нең тарихы, бүгенгесе һәм киләчәге белән таныштырдылар. Форумда катнашучыларга истәлекле бүләкләр: рюкзаклар, футболкалар, бейсболкалар, блокнотлар һәм «Сәләт»символлары булган ручкалар таратылды.