Татарстан Росреестрында эскро-счетларны куллануның актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2019 елның 9 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә җитәкче урынбасары Ада Зәйдуллина җитәкчелегендә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы вәкилләре белән эшлекле киңәшмә узды. Идарә исеменнән киңәшмәдә юридик затларның күчемсез милеген дәүләт теркәве һәм өлешләп катнашу килешүләре бүлеге җитәкчесе Лилия Борһанова да катнашты.
Чара кысаларында Татарстан Росреестры һәм Төзелеш министрлыгының, төзүчеләрнең эскроу счетларыннан файдаланып, проект финанславына күчүенә бәйле хезмәттәшлеге мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. 
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, 2019 елның 1 июленнән Россиядә эскро-счетларны мәҗбүри куллану кагыйдәләре гамәлгә керә башлады. Төзелешне өлешләп финанслаудан проектлы торакка күчү беренчел күчемсез милек базарында катнашучылар өчен рискларны киметү зарурлыгына бәйле. 
Игътибарга
Хәзерге вакытта Татарстанда 4 күпфатирлы торак йорт төзелә, өлешчеләрнең акчалары эскроу счетлары механизмын кулланып җәлеп ителә. Барлыгы 2019 елда Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсе тарафыннан счетларның эскроын кулланып өлешләп төзүдә катнашу буенча 93 килешү теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International