1 июльдә Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Вафина Айгөл Камил кызы, халыкны социаль яклау бүлеге вазыйфасын башкаручы Шакирова Нүрия Габдулла кызы, Балык Бистәсендә яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Вафина Лениза Вәли кызын 90 яшьлек юбилее белән ихлас котладылар. Россия Президенты Владимир Владимир улы Путин исеменнән открытка һәм Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.