Рөстәм Миңнеханов һәм Фәрит Мөхәммәтшин Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар ассоциациясенең 56 нчы утырышында катнашты

2019 елның 28 июне, җомга

2019 елның 27 июнендә Казанда Идел буе федераль округы Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнары ассоциациясенең 56 нчы утырышы узды, анда Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров катнашты.
Ассоциация эшендә Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Игорь Буренков, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан вице-премьеры Роман Шәйхетдинов, Идел буе федераль округы төбәкләре вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International