Игорь Комаровның Марий Эл Республикасына эшлекле сәфәре

2019 елның 28 июне, җомга

2019 елның 27 июнендә Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Марий Эл Республикасында Волжск шәһәрендә булды, анда регион башлыгы Александр Евстифеев белән бергә «Мари целлюлозно-кәгазь комбинаты»АҖ эше белән танышты.
Игорь Комаровка предприятиедә агачны тулысынча эшкәртү процессын кәгазь продуктына кадәр күрсәттеләр. 
Предприятиенең генераль директоры Александр Сташкевич вәкаләтле вәкилгә сөйләгәнчә, елына комбинат 100 мең тоннага кадәр кәгазь, 100 мең тонна картон, 10 млн квадрат метр гофрацияләнгән картон, 15 млн кәгазь капчык һәм башка продукция җитештерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International