Татарстанлыларга яңа төзелештәге фатир алу хокукын рәсмиләштерү җиңелрәк булачак

2019 елның 28 июне, җомга

Элегрәк хәбәр иткәнебезчә, 2019 елның 1 июленнән Россиядә эскро-счетларны мәҗбүри куллану кагыйдәләре эшли башлый. Төзелешне өлешләп финанслаудан проектлы торакка күчү беренчел күчемсез милек базарында катнашучылар өчен рискларны киметү зарурлыгына бәйле.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе һәм «Росреестрның Федераль кадастр палатасы» ФДБУнең Татарстан Республикасы буенча филиалы экспертлары фикеренчә, яңа инвестицион модель гражданнарга яңа төзелешләрдә милек рәсмиләштерү бурычын гадиләштерәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International