Ул беренчеләр сафында

2012 елның 17 августы, җомга
Ул беренчеләр сафында
“Михаил кырга һәрвакыт иң беренче булып килә”,–дигән сүзне хезмәттәшләре, җитәкчеләре авызыннан да берничә тапкыр ишетергә туры килде. Бу сүзләр быелгы уракта аеруча уңышлы хезмәт куйган “Логос” җәмгыяте шоферы Михаил Лаврентьев адресына аталып яңгырадылар.
Мин биредә булганда аңа бирелгән сыйфатнамәләр, чыннан да, аның тырыш, хезмәт сөючән, намуслы булуын характерладылар. Иңнәрендә 40 ел хезмәт стажы булган Михаил Ильич хезмәттәшләре, коллектив алдында хаклы рәвештә абруй казанган. Пенсия яшендә булуга карамастан, аңа инде 62 яшь, аннан тулы энергия ташып тора, әле шофер урындыгында утыручы күп кенә яшьләргә фора бирергә мөмкин әле ул!
Анатыш авылында туып-үскән егет машина йөртү серләрен ДОСААФта укып үзләштерә. Армия хезмәтен дә хәрби машина руле артында уза. Аннан озак еллар дәвамында ул элекке Черняховский исемендәге колхозда, туган җирендә шофер булып эшли. Бер үк вакытта тракторын да, комбайнын да иярли. Шул еллардан бүгенгечә ул инде үз эшенең чын остасына әйләнә. “Логос”та исә өченче елын хезмәт куя. Иң мөһиме, кайда гына эшләмәсен, Михаил җаваплылык тоеп эшли.
–Биредә аеруча хезмәтне оештыру югары биеклектә, һәркем эшен белеп, җиренә җиткереп башкара, хезмәтчәннәр, җитәкчеләр белән аңлашу бар, хезмәт хакы да яхшы,–ди ул.
–Михаил Ильич өлкән буыннар чыныгуы алган намуслы хезмәт кешесе. Шуңа күрә үзенә йөкләнгән эшне сыйфатлы һәм үзвакытында башкару аның өчен әллә ни кыенга туры килми. Көндәлек уңышлы хезмәте Лаврентьев өчен гадәти санала,–ди хуҗалыкның агрономы Виктор Гуськов.
Быелгы елда да логослыларда уңыш начар түгел. Елның кырыслыгына карамастан арпаның кайбер участоклары 35 әр центнер тәшкил иткән. Бодайның гектар уңышы 25 әр центнер булган. Быел мондый уңышка ирешүчеләр бик аздыр. “Логос”ның чәчү мәйданын исәпләгәндә аеруча. Шуңадыр да, дүрт “Лексион” һәм ике “Нью Холланд” ике сменада туктаусыз рапс, арпа, бодайны җыеп алу белән мәшгульләр. Ә суктырылган ашлыкны өч “КамАЗ” тагылма арбалар белән амбарларга ташып торалар. Монда исә үзәктә хезмәттәшләре Анатолий Кузнечиков белән Абдулхәбир Сабиров янәшәсендә Михаил Лаврентьев та хезмәт куя. Бүгенге көнгә ул үзенең “КамАЗ”ында инде 3000 тоннадан артык икмәк ташыган. Дөрес, янәшәдәгеләр дә аннан калышмый. Әмма, әлегә ул беренче!
Вячеслав Родионов.
 
Рәсемдә: Михаил Лаврентьев.
 
 
 
 
«Иң зур байлыгыбыз алар»
Узган сишәмбе көнне районыбызда эш визиты белән агропромышленность хезмәтчәннәре профсоюзының республика комитеты рәисе Фәридә Гарифуллина булып китте. Ул профсоюзларның район комитеты рәисе Һади Гәрәев белән районыбыз хуҗалыкларында булып урып-җыю барышы белән танышты. Игенче-механизаторлар, агрономнар, җитәкчеләр белән турыдан-туры басу-кырларда очрашып хезмәткә түләү, эш, ял шартлары белән кызыксынды.
Татарстан аграрийларының профсоюз лидеры республикабызда профсоюзларның элекке позицияләрен кире кайтаруын билгеләп үтте. Аерым алганда Татарстан республикасы агропромышленность комплексы буенча төзелгән Тармак килешүе уңышлы гына томышка ашырылып килә. Аның төп максаты килешүне имзалаган партнерларның республикада азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең табышлылыгын арттыру, эшмәкәрлекнең кече формаларын стимуллаштыруны, ахыргы чиктә авыл халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрүне максат итеп куя.
Фәридә Гарифуллина бөтен республикада, шул исәптән безнең районда да беренчел профсоюз оешмаларының акрынлап торгызылуын зур канәгатьлек белән ассызыклады. Соңгы елларда профсоюзларның авыл хуҗалыгында хезмәт хакын күтәрү, хезмәтне саклау, терлекче-механизаторларның санаторийларда сәламәтлекләрен ныгыту мәсьәләләренә игътибарны арттыруга басым ясады.
Фәридә Галимҗановна игенчеләр янына буш кул белән килмәгән иде. Ул “Лексион” комбайнында 1449 тоннадан артык ашлык суктырган ООО “Логос” комбайнчысы Николай Афанасьевка, “Полесса-КЗС” бункерыннан 883 тонна икмәк озаткан ООО “Кама” комбайнчысы Сәмигулла Нәбиуллинга, “Нью Холланд” комбайны белән 788 тонна ашлык җыйнаган ООО “Кулон” комбайнчысы Илдус Гайнетдиновка, “ЖВП-49” ургычы белән 1270 гектар мәйданда игеннәр ектырган ООО “Аяз-Ойл” тракторчысы Ралиф Шәйдуллинга, “КамАЗ” белән 950 тоннадан артык ашлык ташыган “Азык-төлек корпорациясе” шоферы Фәнил Сибгатуллинга Агропромышленность хезмәтчәннәренең республика комитеты Мактау грамоталарын һәм бүләкләрен тапшырды.
Эчкерсез, дустанә әңгәмәләр вакытында механизаторлар эш шартларының яхшы булуын билгеләп үттеләр. Һәр хуҗалыкта игенчеләрне кайнар аш белән тәэмин итү оештырылган, эш нормалары, түләү шартлары эшләнгән, алар механизаторларга җиткерелгән. Әмма моң-зар да ишетергә туры килде Казан кунагына. Аерым алганда ООО “Кама”да, “Азык-төлек корпорациясе”ндә хезмәт хакының вакытында түләнмәвеннән зарландылар. Хезмәт хакы дигәннән, “Аяз-Ойл” җитәкчесе Нияз Шәмсетдинов әйткән сүзләр хәтердә уелып калды: “Хезмәт хакын вакытында бирмәсәм ничек итеп сыер савучы механизатор янына барыйм, ничек итеп күзләренә карыйм, ничек итеп нәрсәдер таләп итим”,–диде ул. Чыннан да кайбер җитәкчеләр профсоюз лидеры алдында игенчеләрнең күзенә карарга оялдылар булса кирәк, алдан хәбәр ителгән, чакырылган булсалар да төрле сәбәпләр табып очрашуларга килмәделәр. Булган проблемаларны уртага салып сөйләшсәң, алардан чыгу юлларын эзләсәң әйбәт булыр иде дә канә.
Гомумән алганда Фәридә Гарифуллина районда урып-җыюның зур оешканлык белән баруын билгеләп үтте. Бигрәк тә бөтен авырлыкларны җиңеп дәртләнеп эшләүче игенче-механизаторларның фидакарьлегенә сокланды ул. “Безнең иң зур байлыгыбыз бит алар. Һәрберсе олы рәхмәткә, кадер-хөрмәткә лаеклылар”,–диде.
 Илгиз Җамалиев.
Рәсемдә: Фәридә Гарифуллина “Аяз-Ойл” механизаторы Ралиф Шәйдуллинны котлый.
 
 
 
 
 
Бәхетле яшәү сере
Бер-берсен хөрмәт итеп, аңлап-санлап яшәүче парларга һәрвакыт сокланып карыйм мин. Чөнки җәмгыятебездә, киресенчә, аңлаша алмау, бер-берсенә юл куймау аркасында таркалган гаиләләр дә бихисап.
Язмам 50 ел буе иңгә-иң куеп, әле бүген дә бик күп яшь парларга үрнәк булырлык Түбән Тегермәнлек авылында гомер кичерүче Гайнуллин Миневагыйз һәм Сәвия апалар гаиләсе хакында.
Алар икесе дә сугыш чоры балалары. Миневагыйз абыйга сугыш башланганда 5 яшь кенә була. Әтисе Бөек Ватан сугышы башланып 2 ай үтүгә сугышка алына, 2 елдан хәбәрсез югала. Башка балалар кебек үк аның да беркайгысыз балачагын сугыш дигән афәт тартып ала. Мәктәптә 7 класс тәмамлаганнан соң, Миневагыйз абый колхозда ат җигә, аннары 3 ел хәрби хезмәттә була. Армиядән кайткач стройкага керә, балта остасы һөнәрен үзләштерә: мәктәпләр, фермалар төзүдә күп көч куя.
Сәвия апа 1940 елда дөньяга килә. Яшьлеге бик авыр чорга туры килгәнгә күрә, аңа да кечкенәдән эшләп үсәргә туры килә. Фермада бозау карый, комбайнда эшли, тракторчы һөнәрен үзләштерә. 1962 елда 3 ел очрашып йөргән егете Миневагыйз абыйга тормышка чыкканнан соң, колхоз эшенә йөри башлый.
Алар 6 бала тәрбияләп үстерәләр. Балалар да кечкенәдән әниләренә ияреп амбарга йөриләр. Әти-әнисе көне-төне эштә булганга күрә, эне-сеңелләрен карау олы кызлары Исламия җилкәсенә төшә.
Кечкенәдән эшләп, әти-әнисенә булышып үскән балалар тормышны аңлаучан, тәрбияле булалар. Аларның алты баласы да тормышта үз урынын таба. Олы кызлары Исламия белән Зөлфия шәфкать туташы, уртанчылары Вазих белән Нурислам икътисадчы, кечеләре Вахит белән Рузалия укытучы һөнәрен үзләштерәләр. Бүгенге көндә барысы да гаиләле, үз балалары бар.
 “Аллага шөкер, балалар туган нигезләрен онытмыйлар, бәйрәмнәр, туган көннәрдә гел җыелып торалар. Төп караучыбыз–авылда яшәүче кызыбыз Исламия. Я балалары, я үзе көн дә килеп хәлебезне белеп торалар”,–ди Сәвия апа. Тик Миневагыйз абый белән Сәвия апаның тормышында йөрәк өзгеч бер вакыйга була. Уллары Вазих 30 яшендә бу дөньядан китеп бара. Аның хатыны белән 6 яшьлек улы кала.
Миневагыйз абый дини кеше дә, намазны калдырмый. Авылыбызда мәчет янгач, яңа мәчет торгызуда күңелен биреп йөри.
–Бүгенге яшьләр аз гына аңлашылмаучанлык килеп чыктымы, икесе-ике якка чабалар, аңлашу урынына аерылышырга ашыгалар. Бергә озак еллар бәхетле яшәүнең сере нидә?– дим кызыксынып.
–Иң мөһиме, бер-береңне аңларга тырышырга кирәк. Нинди генә эшкә тотынсаң да ирең яки хатының белән киңәшләшү яхшы. “Сабыр төбе – сары алтын”, - дип юкка гына әйтмәгәннәр. Тормыш гел без теләгәнчә генә бармый. Әмма аны ярату мөһим. Хәзер дөньялар барыбер рәхәтрәк. Сынавы булды икән, түзәргә кирәк! Иң мөһиме–бер-береңә юл кую, һәрбер сүзгә игътибарлы булу,–диде алар.
 
С. Мөхәммәтҗанова,
КФУ студенты
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International