Бәйрәм уңаеннан хөрмәтләнделәр

2012 елның 14 августы, сишәмбе
Бәйрәм уңаеннан хөрмәтләнделәр
Узган атна азагында төзүче халкы үзенең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтте. Бу уңайдан район хакимияте башлыгы Илһам Валеев безнең җирлектәге төзелешләрдә билгеле бер өлеш керткән, үзләрен хезмәтләре белән таныткан:
–Нурислам Сафиуллин–Балык бистәсе районы буенча росреестр бүлеге начальнигы;
–Роберт Рәшитов–район милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе;
–Рәүф Хәсәнов–район башкарма комитетының торак-коммуналь һәм төзелеш-архитектура бүлеге начальнигы;
–Ильнар Муксинов–“Р.Слободский Универсалстрой” җәмгыяте тәэминатчысы;
–Владимир Филипов–“Р.Слободский Универсалстрой” җәмгыяте шоферы;
–Раушан Җамалиев–“Р.Слободский Универсалстрой” җәмгыяте прорабы;
–Рамил Хәмидуллин–“Рыбно-Слободский “Мелиоводстрой” җәмгыяте механигы;
–Альберт Сафин–“Рыбно-Слободский “Мелиоводстрой” җәмгыяте экскаваторчысы;
–Евгений Бочаров–“Стройтехинвест” җәмгыяте директоры урынбасары;
–Василий Требикаев–“ЖКХ Рыбная Слобода” җәмгыяте эшчесе;
–Анатолий Потапов–“Водоканал Рыбная Слобода” җәмгыятенең су үткәрү буенча мастерын район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.
 
Вазыйх Фатыйхов.
 
Рәсемнәрдә: район башлыгы И.Валеев Е.Бочаровны тәбрикли; бер төркем бүләкләнүчеләр.
 
 
 
Икмәк тәме–тормышының яме
Гомерең буе яратып башкарырдай хезмәт, һөнәр табу кеше бәхетенең нигезедер мөгаен. Минзифа апа Гыйлемханова әнә шундый бәхетле затлардан. Менә 44 ел инде икмәк пешерү комбинатында эшли ул.
Кечкенә Минзифа әнисенең икмәк пешерүен сихерләнеп күзәтә торган була. Куәстәге камырның кабаруы, бигрәк тә мичтән чыккан башны әйләндерерлек хуш ис әсир итә кызчыкны. Тизрәк үсәсе, әнисе кебек тәмле күмәчләр пешерәсе килә аның. Бу вакытта гомеренең 44 елын шушы игелекле хезмәткә багышлаячагы башына да килмәгәндер инде. Югары Тегермәнлек кызы 8 сыйныфны тәмамлагач ук бик күп яшьтәшләре кебек колхоз эшенә җигелә. Комбайннан салам төшерүдә, ындырда ашлык чистату, киптерүдә... Хәер, нәрсәсен санап торасың, колхозда нинди эш бар, барысы да төшә кыз җилкәсенә. 18 яшендә кибетче булып эшләүче күрше егете Гыйльман белән гаилә корып җибәрәләр. Бер-бер артлы өч уллары, бер кызлары туа. Үзен бары тик яхшы яктан гына күрсәткән Гыйльманны кулланучылар җәмгыяте җитәкчеләре Балык бистәсенә склад мөдире итеп чакыралар.
–Күченү мәшәкатьләре белән йөргәндә бөтен Балык бистәсенә таралган икмәк исе җәлеп итте мине. Нәкъ әнкәй пешерә торган икмәк тәме инде. Борыннарны кытыклап кереп җанны,тәнне ләззәтләндерә торган ис. Җир йөзендәге иң тәмлесе,–дип искә ала Минзифа апа. –Минем исәрләнеп торганымны Гыйльман да сизеп алды. “Пекарняда икмәк пешкән, шуның исе тарала,дип куйды ул”. Бары тик шунда гына эшлисем килә. Пекарняга урнаштыр мине,–дидем.–Кая барса, шунда сүзе үтә иде Гыйльманымның. Урнаштырды.
Менә шулай балачак хыялы тормышка аша да куя Минзифа апаның. Баштарак авыр була инде, итәк тулы бала дигәндәй. Ул вакытта төпчекләре Рафиска нибары 6 ай гына була әле. Икмәк пешерү үзе дә җиңелләрдән түгел. 50 шәр килограммлы капчыкларны да күтәрергә, кызу мич каршында торырга да кирәк. Гомумән, ипекәй табыныбыз уртасына килгәнче адәм баласы шактый тир түгә шул. Шуңа да гомер-гомергә кеше икмәкне кадерләгән, олылаган. Өлкәннәр әле дә булса өстәлгә коелган валчыгына кадәр учына себереп авызына каба бит. Безнең буын сәерсенебрәк карый инде моңа. Аңламый.
Минзифа апаны берничә ел икмәк пешерүче булып эшләгәч мастер итеп куялар. Нинди генә һөнәрне алма, аны башка хезмәттәшләреннән ничектер остарак, камилрәк башкаручылар була. Икмәк, я булмаса аш-су пешерүне генә алыйк. Бер үк төрле он, чүпрә, су кулланасың, бер үк мичкә тыгасың, бер үк вакытта аласың, ә менә берәүнең ризыгы телне йотарлык, икенчеләрнекенә нәрсәдер җитешмәгән кебек була. Моның сәбәбен бер кеше дә, шул исәптән Минзифа апа үзе дә аңлата алмый инде. Ходай биргән сәләттер инде ул. Минзифа апа кебек осталар җан җылысын да кушалар икмәккә. 80 нче елларда көненә 12-15 шәр тонна икмәк-булка пешерә торган булалар. Ә дүрт дистәдән артык дәвердә Минзифа апа куллары аша ничә тонна икмәк-булка үтте икән? Санап чыгарырлык түгел.
Минзифа апа белән әңгәмәбез куерып кына киткәндә ишектән яшь кенә бер ханым баш тыкты.
–Минзифа апа, ипиләрне генә карап ал әле, җитешмәделәрме икән?
Нурзидә Минвәлиева үзе дә озак еллар икмәк пешерү мастеры булып эшләсә дә һәрвакыт Минзифа апа белән киңәшләшә.
–Икмәк пешерү серләрен барыбызга да ул өйрәтте инде. Әнкәйләребез кебек яратабыз, хөрмәт итәбез,–диде ул.
–Минзифа апа белән 30 ел бергә эшлибез. Алны-ялны белми ул, кирәк икән, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында килә. Коллективның иң хөрмәтле, абруйлы кешеләренең берсе,–ди производство мөдире Раилә Фәсхетдинова.
Саубуллашыр алдыннан Минзифа апага соңгы соравымны бирдем:
–Икмәк пешерү шактый авыр хезмәт бит. Лаеклы ялга китәргә дигән уй кермиме башыгызга?
–Бу коллективтан, хезмәттәшләремнән башка үземне күз алдына да китерә алмыйм. Эштән кайтып бераз торуга сагына башлыйм үзләрен. Безнеке кебек тату, бердәм коллектив бүтән юктыр да,–ди ул.
Хезмәтендә бер өлге булса, гаиләдә дә күпләргә үрнәк ана ул, балалары тормышта үз урыннарын тапканнар, хәзер 9 оныгын, 2 оныкчыгын сөя Минзифа апа.
Шушы көннәрдә 75 яшь тулды Минзифа апага. Аңа бу яшен һич бирәм димә әле. Хәрәкәтләре яшьләрчә җитез, йөзеннән нур бөркелә. Тормыштан ямь, яраткан хезмәтеннән тәм табып, кешеләргә бары тик яхшылык кына кылып, теләп яши белүнең хикмәте инде бу. Бер дә бүтән түгел.
Илгиз ҖАМАЛИЕВ.
Рәсемдә: Минзифа Гыйлемханова.
 
 
 
УЛ РУХИЯТ МӨНБӘРЕНДӘ
Район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы халыкны үзенә тарта торган, рухи яктан бай учреждениеләрнең берсе. Бирегә йөрүче китап укучыларның саны елдан-ел арта баруы гына да шул хакта сөйли. Әмма бу биредә эшләүче хезмәткәрләрнең ягымлы карашы һәм үз эшләрен яратып башкаруларының да нәтиҗәсе. Китап укучыларны үзеңә тарту өчен гаҗәеп бай күңел, тирән белемле булу да кирәк. Татар теле бүлегенең әйдәүче китапханәчесе Фәүзия Шиһап кызы Хөсәенова исә әнә шундыйлардан.
Чирек гасырдан артык китапханә системасында хезмәт куйса да, аның хакында бер яклап кына күзаллау мөмкин булмас иде. Күпләр аны гаҗәеп моңлы җырлары аша белсә, икенче берәүләр туй-юбилейларны алып баручы оста тамада буларак та таный. Китап сөючеләр күңеленә исә ул китапханәләрдәге төрле истәлекле очрашуларны оештыручы буларак, матур, сәнгатьле сөйләме белән кереп калган. Һәм киң катлам укучыларга да китапханәче булып эшләве белән танылган.
–Татар телендә үткәрелгән бер чара да Фәүзиядән башка узмый безнең,–ди район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Рәүфә Кадыйрова. –Районыбыздан чыккан язучы-шагыйрьләрнең юбилейларына багышланган кичәләрме, я булмаса даталарга туры килгән бәйрәмнәрме—ул аның үзәгендә кайный. Сценарийны үзе төзи, очрашуларны оештыра.
Әйе, ялкынланып, энергиядә эшли белүе белән сокландыра Фәүзия. Ул алып барган бәйрәм кичәләре һәрчак җыр белән үрелә, моңнар белән баетыла. Өлкән яшьтәгеләргә күңелгә ярашлы аерым программа төзелсә, мәктәп укучыларына үзгә, яшьләрчә караш аның. Монда инде китапханәче буларак, телгә, сөйләмгә бай булуның да роле зур.
Талант адәм баласына табигатьтән бирелгән илаһи көч. Аны берничек тә үзеңдә яшереп калырмын димә. Чишмәләр җиргә бәреп чыккандай һаман саен югарыга үрли ул. Фәүзиянең сәнгатьтәге үсеше дә шулай. Туган авылы Яңа Арыш мәктәбендә үткәрелгән бәйрәмнәрдә, аннан авыл клубы сәхнәсендә ясаган тәүге чыгышлары, андагы тамашачының эчкерсез, ихлас алкышлары аның хыялын тормышка ашырырга бер сәбәпче дә булгандыр. Алабуга культура-агарту училищесының режиссура бүлеген дә уңышлы тәмамлый ул. Укыган чакларында ук концертларда, җыр бәйгеләрендә еш катнаша. Тавышы музыкаль яктан тагын да ачыла, камилләшә. Әмма күңеле, йөрәге белән җырласа да, ул үзенең яраткан хезмәтендә–китапханәдә кала.
Бүгенге көндә район үзәге китапханәсенең татар бүлегендә китап укучылар саны 800 гә якын икән, бу әлбәттә, китапханәче Фәүзия Хөсәенованың хезмәт җимеше, укучыларны үзенә тарта белүенең көче. Быелгысы елны барлыгы 15 мең китап-газета укылган. Никадәр генә интернет заманы дисәк тә, китапханәгә йөрчеләр саны кимеми. Шул ук вакытта китапханә дә елдан-ел яңа китаплар белән баетыла.
–Нәбирә Гыйматдинова, Зифа Кадыйрованың әсәрләре яратып укыла. Шул ук вакытта классик татар язучыларының китапларын да укучылар еш сорыйлар. Китапның ничек укылганы таушалып беткәненнән күренә инде ул,–дип ихластан елмая Фәүзия Хөсәенова.
Әйе, кулга алып укылган китапның тәме бөтенләй башкача шул. Сюжетны аңлап, аның эченә кереп укыган әсәр күңелдә озак саклана. Китап укучыларның китапханәдән өзелмәвенең төп сере әнә шундадыр мөгаен. Берәүләр китап алыштырырга килсә, икенче берәүләр бүгенге көн матбугаты белән танышырга килә. Ә Фәүзия Хөсәенованың һәркемгә күңеле ачык, йөзе көләч. Сәнгатьне, мәдәниятны яраткан, үз эшенә гашыйкларның башкача булырга мөмкин дә түгел шул...
Ф. Каюмова.
Рәсемдә: Фәүзия Хөсәенова.
 
 
 
Бу айдагы изге гамәлләр
Рамазан ае–айларның солтаны, динебезнең нигезе булган изге Коръән иңгән ай. Бу ай мөселманнар өчен рухи һәм бәдәни чистарыну һәм чыныгу ае. Ул изге гамәлләрнең аеруча саваплы кабул була торган Аллаһы Тәгаләгә якынаю ае. Шул форсаттан Полянка авылындагы “Гомәр” мәчетендә көн саен мәхәллә халкы һәм кунаклар өчен ифтар мәҗлесләре, тәравих намазлары үткәрелә. Аны Русия Ислам университетын тәмамлап кайткан якташыбыз, яшь имам Айнур хәзрәт башлап башлап җибәрде. Аңа мәхәлләнең игелекле әгъзалары Миннәхмәт Сибгатуллин, Раиф Сабиров, Әнәс Йосыпов, Фариз Гәрәев кардәшләр, мөәзин Габдрафыйк Хәсәнов, азанчы Илсур Мостафин һәм башка авылдашлар булышып көндәлек эшне бергәләп алып баралар. Мәчет ихатасында Балык бистәсе сөт-май комбинаты җитәкчеләре ярдәме белән чатыр корганнар, кыр ашханәсе ясаганнар. Анда берьюлы 70 кешегә ифтар кылырга мөмкинлек бар. Беренче ифтарны аш-суын, савыт-сабасын үзе хәзерләп Миннәхмәт хаҗи үткәрде. Аның үрнәгендә Илшат Шәймәрданов, Раиф Сабиров, Алмаз Нургалиев, Айрат Әлмиев, Камил Садыйков һәм башкалар туганнары, дуслары белән берләшеп мәҗлесләр үткәрделәр. Алдагы көннәргә дә иганәчеләр чиратка язылып куелган.
Кояш батуга мәчет манарасыннан намазга чакырып азан яңгырый. Мәчеттә бар халык җәмәгать белән ахшам намазы укый. Аннан ишегалдында ашханәдә бисмилла әйтеп җимеш, шифалы су кабып ифтар кылына. Өстәлдәге хәләл, татлы ризыклар белән сый-хөрмәт күрсәтелә. Ахырда Коръән укып вәгазь сөйләп оештыручы, хәзерләүчеләргә хәер-фатыйха, әҗер-саваплар теләп дога кылып мәҗлес тәмамлана.
Ул арада ястү намазы җитә. Яңадан намазга чакырып азан яңгырый. Ястү намазыннан соң тәравих намазы укыла. Бу мәчеттә тәравих намазларында “Коръән хәтем кылына”. Аны Мәдинә шәһәренең Ислам университетында белем алучы авылдашыбыз “Коръән хафиз” Илфат шәкерт алып бара. Һәр көн тәравихта Коръәннең бер парәсе (30 дан бер өлеше) яттан укыла. Шулай итеп Рамазан аенда тулы Коръән укылган була. Бу мәҗлесләргә килү ихтыяри. Күңеле тарткан һәр кеше Рамазан аен иганәчеләрне хөрмәтләп Аллаһ йортына үзе килә, мәчеткә сәдакәсен сала, Коръән тыңлап, намаз укып дога кыла. Шулай итеп чиксез күп саваплар ала.
Рамазан аен зурлап Аллаһы Тәгалә кушканнарны, пәйгамбәребезнең әманәтен үтәүчеләргә ихласлык, тырышлык, юмартлык күрсәтүче мөселман кардәшләребезгә Аллаһыбыз вәгъдә иткән әҗер-саваплары ирешсә иде. Амин.
Ширияздан хаҗи
Гарипов.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International