Туган көнегез белән,хөрмәтле ветеран!

2019 елның 22 июне, шимбә

   22 июньдә Котлы Бөкәш авылында яшәүче фашист концлагерының корбаны Мурсалимова Зәйнәббикә Кашаф кызын 77 яшьлек туган көне белән котладылар. Кече яшьтәге фашизм корбаннарының биографиясе – батырлык һәм ныклык үрнәге. 
  Зәйнәббикә Кашаф кызы адресына ихлас теләкләр халыкны социаль яклау бүлеге вазыйфасын башкаручы Шакирова Нүрия Габдулла кызыннан, Котлы Бөкәш авылы җирлеге Башлыгы Нәҗипов Рәшид Газиз улыннан яңгырады. Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International